В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен гаризалар 25 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә
6 нчы декабрь көнне Казанда республика күләмендә IV инклюзив бал бәйрәме уздырыла. Чарада катнашу өчен гаризаларны 25 нче сентябрьгә кадәр юлларга кирәк.
Инклюзив бал – ул ХIX гасырда узган әкияти балларның тәмен тоя белүче һәм биергә ярата торган кешеләрне берләштерүче үзенчәлекле вакыйга. Сәламәтлекләре чикле затларның катнашуы чараның әһәмиятен тагы да арттыра.
Паркетта һәр кешенең үзен иркен һәм ышанычлы тотуы өчен балда биелә торган тарихи биюләрне өйрәнү буенча бушлай дәресләр үткәрү күздә тотыла. Дәресләр октябрь, ноябрьдә, ягъни ике ай дәвамында атнага ике тапкыр уздырыла, дип хәбәр итә инклюзив «Э-моция» студиясенең иҗат төркеме.
Чарада яше 14 тән артып киткән республика яшьләре катнаша ала. Моның өчен сылтама буенча гариза тутырылырга тиеш.
Инклюзив баллар Казаннан тыш Бөгелмә, Тәтеш, Минзәлә һәм Алабугада оештырыла. Һәр шәһәрдән башкалада үтәчәк төп балга 10 катнашучыны сайлап алачаклар.
Инклюзив баллар республикада 2022 елдан үткәрелә башлады. Узган елларда «Э-моция» студиясе мондый төр чараны Арча районында, Лаеш һәм Апаста үткәргән иде. Ул вакытта балда Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәт халкы катнашты.
Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, автоном коммерциячел булмаган «Игелекле Казан» оешмасы һәм «Ышаныч» хәйрия фонды ярдәме белән «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсе катнашында автоном коммерциячел булмаган «Инклюзив «Э-моция» иҗат студия»се берләшмәсе оештыра.