В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар бакчасы узган ел төзелә башлады, аны быел көз көне файдалануга тапшыру планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Апрель башыннан Казанда 2020-2021 уку елына «Росток» хосусый православие балалар бакчасына балаларны җыю бара. Төп төркемнәрдән тыш, балалар бакчасында кыска вакытлы төркемнәр оештырылачак.
Балалар бакчасы узган ел төзелә башлады, аны быел көз көне файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Балалар бакчасында укыту «Рус классик мәктәбе» системасы буенча - православие мәдәнияте нигезләрен өйрәнеп башкарылачак. Балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар белән бергә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән читкә чыкмыйча гыйбадәт кылу мөмкинлеге булачак, дип хәбәр ителә Изге Рух иңү сарай чиркәве сайтында.
Балаларны үзәккә кабул итү мәсьәләсе буенча ата-аналарны чакыру санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыкланганнан соң гамәлгә ашырылачак. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә мөмкин: +7(999)758-51-49.