Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2019, 10:19

Казанда гриппка каршы 88 меңнән артык балага һәм 183 мең өлкән кешегә прививка ясалган

Соңгы атна эчендә Казанда көчле респиратор вирус йогышлары белән авыруларның 7166 очрагы теркәлгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь, Ксения Швецова). Соңгы атна эчендә Казанда көчле респиратор вирус йогышлары белән авыруларның 7166 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч - 10 мең кешегә 58, узган атна белән чагыштырганда үсеш темпы 2,2% булган. Көчле респиратор вирус йогышлары белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан түбән, бүгенге көндә шәһәрдә грипп белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Хәзерге вакытта, эпидемия вакыты көчәйгәнчегә кадәр организм иммунитет эшләп өлгерсен өчен, гриппка каршы вакцинация узарга иң кулай вакыт, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев.

Быел дәүләт медицина учреждениеләренә илебезнең «Совигрипп» һәм «Ультрикс» инактивлаштырылган субединик вакциналары кайтты. Алты айдан зуррак булган балалар һәм вакциналаштыруга аерым игътибар бирелә торган йөкле хатын-кызлар өчен консервантлар булмаган вакциналар кулланыла.

«Вакцинацияләүнең максаты – грипптан авырулар һәм үлүчеләр санын киметү, бигрәк тә - аның өзлегүләреннән, йөрәк-кан тамырлары, үпкә һәм башка хроник авырулардан кискенләшүдән саклану», - дип ассызыклады И.Хәлфиев.

Быел Казанда балаларның 75%-ына (198 мең 790 бала) һәм өлкәннәрнең 45%-ына (427 мең 160 кеше) прививка ясау планлаштырыла. Вакцинация таләп ителгән төп төркем - алты айга кадәрге балалар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, авырлы хатын-кызлар, хроник авырулары булган гражданнар, медицина хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, студентлар, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар, транспорт, коммуналь өлкә, сәүдә һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре.

«Вакциналаштыру турындагы карар белән озакка сузарга ярамый. Вакцина максималь уңай нәтиҗә бирсен өчен, аны салкын тию сезоны башланганчы кичектерергә кирәкми. Организм авыруга карата иммунитет формалаштырырга тиеш, ә моңа уртача ике атна вакыт кирәк», – диде Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

«Барлык шәһәрлеләргә дә вакцинацияне узарга кирәклеге турында максималь рәвештә хәбәр итәргә кирәк, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Риск зонасында булган халык белән эшләүчеләр табибларның барлык киңәшләрен кулланырга һәм гриппка каршы прививка ясарга тиеш».

Хәзерге вакытта, И.Халфиев сүзләренә караганда, Казанда 88 мең 849 балага (бу планның 45%-ы) һәм 183 мең 671 кешегә (планның 43%-ы) вакцинация ясалган.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 21.10.2019
Видеорепортаж
21.10.2019 09:50
Казанда гриппка каршы 88 меңнән артык балага һәм 183 мең өлкән кешегә прививка ясалган
Барлык яңалыклар