В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш суүткәргечне төзекләндерү эшләре белән бәйле
Казанның Совет районындагы Поперечно-Таловая урамында транспорт хәрәкәтен чикләү ел ахырына кадәр озайтыла. Транспорт хәрәкәтенең чикләнүе суүткәргечне төзекләндерү эшләре белән бәйле.
30 декабрьгә кадәр Поперечно-Таловая урамында, юлның Әгерҗе урамында урнашкан 19 нчы йорттан 78 нче йортка кадәрге өлеше транспорт өчен ябык булачак. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, транспорт хәрәкәтен, төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә чикләүләр турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.