В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр 1-нче апрельдән 30-нчы июньгә кадәр гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). Казанда 1-нче апрельдән Несмелов урамыннан Иовлев урамына һәм Поселок урамыннан Архангельск урамы,16 кадәрге участокта автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча туктатылачак. Чикләү 30-нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Шулай ук Казанда 10-нчы апрельдән 10-нчы майга кадәр Иовлев урамыннан Поселок урамына кадәр участокта хәрәкәт тулысынча ябылачак.
Хәрәкәтне чикләү Несмелов урамыннан алып федераль әһәмияттәге М-7 «Волга» автомобиль юлына кадәр автомобиль юлы төзелеше белән бәйле.