Бу шимбәдә, 13 сентябрьдә, Казанда 2025 елның яңа уңышын сату өчен гадәти көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Ярминкәләрдә бәяләр ваклап сату бәяләреннән уртача 10–15% ка түбәнрәк. Ассортиментка яшелчә, сөт һәм ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен кирәкле товарлар — печән, салам, утын һ.б. керә. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрендә иртәнге 6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак һәм 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Северный бистәсендә яшәүчеләр үтенече буенча Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә якшәмбе көннәрендә ярминкәләр узачак.
Авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә шәһәрнең барлык районнарында 15 мәйданчыкта оештырылачак.
Авиатөзелеш районында: Дементьев урамындагы 7 нче йорт янында; Беломорск урамындагы 6 нчы йорт һәм Беломорск урамы белән Гудованцев урамы киселешендә.
Вахитов районында: Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә.
Киров һәм Мәскәү районнарында: Краснококшайск урамындагы 152/2 бинасы, «Ягодная слобода» сәүдә үзәге; Батыршин урамындагы 20 йорт; Революция урамындагы 12 йорт (Юдино бистәсе) каршында.
Яңа Савин районында: Х.Ямашев проспектаныдагы 71а бина, «Бәхетле» СК; Академик Лаврентьев урамындагы 10 йорт янында.
Идел буе районында: Җиңү проспектындагы 46в бина; Ю.Фучик урамындагы 64 йорт, 1 корпус.
Совет районында: Аграр урамындагы 2 йорт, «Казан» Агросәнәгать паркында; Липатов урамындагы 7 йорт адресы буенча базар янында (Дәрвишләр бистәсе).
«Салават Күпере» микрорайонында: «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында һәм Ә.Авзалова урамындагы 15 йорт янында.
Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елда 8 ярминкә мәйданчыгы яңартылды, шул исәптән «Салават Күпере» торак комплексындагы Әлфия Авзалова урамындагы 15 нче йорт янында һәм Беломорск урамындагы 6 нчы йорт янында (шәхси милек булган Ленинград урамындагы 27 нче йортка алмашка).
Барлык ярминкә мәйданчыкларында сәүдә итүче авыл кешеләре өчен дә, сатып алучылар өчен дә заманча уңайлы шартлар тудырыла. Барлык эшләр дә агымдагы атнада тәмамланачак.
Ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген саклау оештырылган, шулай ук ветеринария-санитария таләпләрен тикшерү өчен шартлар тудырылган.
Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә шәһәр халкы 72 тонна бәрәңге, 143 тонна яшелчә, 12,6 мең литр сөт сатып алган.