Татарстан башкаласына иртәгә 14:00 сәгатьтә «Безнең ишегалды геройлары!» Бөтенроссия патриотик проекты поезды киләчәк. «Әкият» балалар үзәгендә Россиянең төрле төбәкләреннән 100 гә якын талантлы бала чыгыш ясаячак.

Сәхнәгә дөнья, Европа һәм Россия беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр, шулай ук Дельфий уеннары лауреатлары һәм фәнни олимпиадаларда җиңүчеләр чыгачак. Концерт 16:30 да башлана.

Конкурс 7 сентябрьдә Новосибирскта башланды, катнашучылар Омск, Төмән, Екатеринбург, Уфа, Ульяновск, Самара һәм Волгоград шәһәрләрендә булачак. Һәр шәһәрдә аларны тантаналы кабул итү, истәлекле урыннарга экскурсияләр, концертлар һәм мастер-класслар көтә.

«Геройлар поезды» проекты инде өченче ел уздырыла һәм спортның, мәдәниятнең, фәннең төрләрен үстерүгә, шулай ук мәдәни-тарихи мирасны саклауга һәм балаларга, яшьләргә һәм Россия халкына рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

2025-09-11T14:16:55+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.