Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Кунаклар өчен интерактив квест әзерләделәр
«Россия — минем тарихым» тарихи паркында казанлылар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган экскурсияләр үткәрәчәкләр
Казанда 22 һәм 23 нче июньдә интерактив квест һәм Бөек Ватан сугышы башлануның 83 еллыгына багышланган бушлай тематик экскурсияләр узачак.

«Россия — минем тарихым» тарихи паркында шәһәр халкына СССРга һөҗүм планы, хәрби чорның көчләр нисбәте һәм төп вакыйгалары турында җентекләп сөйләячәкләр. Килүчеләр өчен «Курск һәм Сталинград сугышыннан Бөек Җиңүгә кадәр», «Бөек Ватан тарихы иң кечкенәләр өчен» һәм «Хәтер һәм кайгы көне» тематик экскурсияләре үткәреләчәк.

Оештыручылар хәбәр итүенчә «Яшерен агентны эзләү» интерактив квест вакытында катнашучылар тикшеренүчеләр булачак һәм тарихи документлар белән танышачак.

Чара Оренбург тракты, 8 нче йорт (2 нче күшәк) адресы буенча узачак. Катнашу өчен +7(962)571-30-27 телефоны номеры буенча язылырга кирәк.

2024-06-18T16:51:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.