Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2019, 16:38

Казан Башкарма комитетында православие җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу узды

Катнашучылар ТР башкаласында православие үсеше турында фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь, Ксения Швецова). 22-нче ноябрьдә Казанда узачак ТР православие җәмәгатьчелегенең IV форумы алдыннан, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин православие җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу шәһәрнең Башкарма комитетында узды. Катнашучылар шәһәрнең православие җәмгыятьләре эше, Идел буенда беренче иске обряд музеен булдыру һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

«Мондый очрашулар республиканың барлык муниципаль районнарында да үткәрелә. Алар православие мәдәниятен үстерүгә һәм дин тотучыларның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән», - дип билгеләп үтте Е.Варакин, киңәшмәне ачып.

Бүген православие җәмгыятьләре шәһәрдә яшәүчеләрнең әхлакый тәрбиясе, мәдәни һәм рухи үсеше буенча зур эш алып баралар, дип билгеләп үттеләр киңәшмәдә. Протоиерей атакай Алексей Чубаков билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда республикада Казан православие гимназиясе актив үсә. «Элек бу кече яшьтәге балалар өчен башлангыч буын мәктәбе иде. Әмма узган елның сентябрендә православие гимназиясенең яңа корпусы ачылды. Хәзер анда балалар 11-нче сыйныфка кадәр тулы белем ала», - диде Алексей атакай. Бүгенге көндә гимназиядә 171 кеше белем ала.

Шулай ук быел Казан православие дини семинариясенә капиталь ремонт ясауга бәйле комплекслы эшләр тәмамланды, хәзерге вакытта семинариядә тәрбияләнүчеләр өчен тулай торакны проектлаштыру башланды, дип өстәде Алексей атакай.

Идел буенда беренче иске обряд музеен ачу фикер алышуның тагын бер темасы булды. Рус православие иске обряд чиркәве гыйбадәтханәсе рухание, протоирей Геннадий Четвергов сүзләренә караганда, бүген музейны булдыру буенча эшләр тәмамланып килә. Киләсе елда музей Казан-Нократ епархиясе Кафедраль соборының аскы катында ачылыр дип планлаштырыла.

Чыгышлар белән шулай ук иске обряд общинасы секретаре Ильяс Солтанов һәм Башкарма комитетның Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары Егор Тимофеев чыгыш ясады.

Киңәшмәдә Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.

Фоторепортаж
Православие җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу
Барлык яңалыклар