Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2023, 13:59

Быел Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына тагын 63 светофор тоташтырылачак

Диспетчерлык үзәге белән элемтә өчен шулай ук 195 модем урнаштырылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Юлия Летникова). Быел Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына тагын 63 светофор тоташтырылачак. Бу үткәрүчәнлекне арттырачак һәм юллардагы тоткарлыкларны киметәчәк. Шулай ук диспетчерлык үзәге белән элемтә өчен 195 модем урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы юл-транспорт хәлен яхшыртуда үз ролен уйнады. Без бу мәсьәлә белән Универсиада алдыннан шөгыльләндек һәм шунда ук югары планка куйдык. Нибары ике шәһәрдә, Казан һәм Мәскәүдә генә, мондый 5 нче буын алдынгы система бар», – дип билгеләде ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин. «450 мең автомобильле шәһәрдә без бу системадан башка нәрсә эшләр идек дип күз алдына китерүе дә кыен. Система белән эшли башлаган вакытта аерым урыннардан сәгатенә 150 автомобиль үтә иде, ә бүген иң күп йөкләнешле участокларда 1404 машина уза», – дип өстәде шәһәр башлыгы.

Бүгенге көндә Казанда 471 светофор эшли, шуларның өчтән бере – 166 сы Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына тоташтырылган. Быел системага тагын 63 светофор тоташтырылачак. Реаль вакыт режимында мониторинг өчен өстәмә рәвештә узган ел 195 модем сатып алынган – җәй көне аларны урнаштыру эшләре төгәлләнәчәк. Моннан тыш, эксперимент сыйфатында светофорлар автоном өзлексез туклану чыганаклары белән җиһазландырылачак – бу җайланманың эшен 12 сәгатькә кадәр тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки авария сәбәпле электр энергиясе бетү һәм төрле эшләр башкарганда кабельләр өзелү аркасында светофор объектлары сафтан чыгарга мөмкин.

«2022 елда Бирюзовая һәм Патрис Лумумба урамнары буйлап көйләнелми торган җәяүлеләр кичү урыннарында Т7 тибындагы светофорлар куелды – ул бер сары төстәге сигналга ия һәм куркыныч участок турында хәбәр итә», – дип хәбәр итте И.Шакиров. Аның сүзләренчә, бу юнәлеш буенча эшне дәвам итәчәкләр: балалар бакчалары һәм мәктәпләр урнашкан районнарда 200 шундый светофор урнаштырылачак.

Инвалидлыгы булган шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен җәяүлеләрне тавыш белән озату җайланмалары урнаштырылган. Быел тагын 270 шундый система сатып алу планлаштырыла. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен узган ел шәһәрнең 2 чатында проекцияле җәяүлеләр кичү юллары җиһазландырылган. Эксперимент нәтиҗәләре буенча бу участокларда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре булмаган. Быел шәһәрдә тагын 40 шундый кичү булачак. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шәһәр тукталышларында үзгәрүчән мәгълүматның 42 таблосы барлыкка киләчәк, дип өстәде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда берничә светофорда QR-кодлы мәгълүмат такталары урнаштырылган, алар ярдәмендә шәһәр халкы җайланманың төзек булмавы яки аның эш режимы белән бәйле мөрәҗәгатьләрне җибәрә ала. Шул рәвешле 20 светофор эшен торгызуга ирешкәннәр. Заявка калдыру өчен, камераны QR-кодка куярга, шуннан соң ачылган сылтама буенча күчәргә кирәк. Ул мөрәҗәгать калдырырга кирәк чат-ботка күчерә. Мәгълүмат исәпкә алу системасына җибәрелә һәм шунда ук эшкә кабул ителә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.02.2023
Видеорепортаж
13.02.2023 12:48
2022 елда Казанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен авария хәлендәге 86 юл участогында чаралар үткәрелде
Барлык яңалыклар