В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
14 нче сентябрь көнне «Казан» гаилә үзәге янында гаилә фестивале үтә
14 нче сентябрь, Бердәм тавыш бирү көнендә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта гаилә фестивале үтәчәк. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен төрле кызыклы мәйданчыклар эшләячәк, күңел ачу чаралары көтелә. Казанлылар өчен Алсу, Клава Кока, «Дискотека Авария» төркеме чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген үткән аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев хәбәр итте.
«Татарстан калканы һәм кылычы» дип исемләнгән патриотик мәйданчык – бәйрәмдә игътибарны җәлеп итә торган төп урыннарның берсе булачак. Әлеге ноктада «Россия армиясе» стенды куелачак һәм җиңел ату коралы күргәзмәсе эшләячәк.
В.Г.Агапов исемендәге махсус әзерлек үзәгендә тәрбияләнүчеләр тактик махсус әзерлек һәм кул сугышы буенча күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итәчәк.
«Киләчәк остаханәсе» дип аталган мастер-класслар мәйданчыгында балалар һәм өлкәннәр милли мәдәни үрнәкләр белән таныша алачак. Биредә милли каллиграфия сәнгате, мозаика, җепләрдән милли бизәкләр ясау серләре ачылачак, түбәтәйләр бизәргә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнергә мөмкин булачак.
Шулай ук гуманитар мәйданчык оештыру күздә тотыла. Волонтерлар хәйрия ярминкәсе уздырачак, анда Донбасстан килгән тәм-томнар, тамгалы кепкалар һәм башка продукция сатылачак.
Җыелган барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә торган хәйрия фондына тапшырылачак. Моннан тыш, чара кунакларына маскировка челтәрләрен үрү һәм окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класслар оештыралачак.
Зур концерт бәйрәмнең кульминациясе булачак. Сәхнәгә рус эстрадасы йолдызлары – Алсу, Клава Кока, «Дискотека Авария» төркеме белән бергә, татар эстрадасының популяр артистлары Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов һәм башка җырчылар чыгачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 464 сайлау участогы (сайлаучылар вакытлыча була торган урыннардагы 28 участокны да исәпкә алып) булдырылган.