В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда чикләүләр 21-нче һәм 22-нче август көнәрендә кертелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). 21-нче һәм 22-нче август көннәрендә «Казан триатлоны – 2021» бөтенроссия ярышлары үткәрелүгә бәйле рәвештә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
21-нче август 6:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр һәм 22 август 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Һ.Такташ урамы буенча (М.Сәлимҗанов урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр) юл ябылачак.
21-нче август 6:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр чикләүләр түбәндәге участоклар буенча гамәлдә булачак:
М.Сәлимҗанов урамында (Пушкин урамыннан алып Һ.Такташ урамына кадәр, хәрәкәтнең бер уң полосасы ябык);
Татарстан урамында (Ш.Мәрҗани урамыннан М.Сәлимҗанов урамына кадәр, хәрәкәтнең бер уң полосасы ябык);
Һ.Такташ урамында (Н.Назарбаев урамыннан Оренбург трактына таба юнәлештә, хәрәкәт тулысынча ябык);
Н.Назарбаев урамында (Һ.Такташ урамыннан Г.Тукай урамына кадәр, хәрәкәт тулысынча ябык);
Даурия урамында (Павлюхин урамыннан алып Һ.Такташ урамына кадәр, хәрәкәт тулысынча чикләнгән);
Н.Назарбаев урамында (Павлюхин урамыннан Һ.Такташ урамына таба юнәлештә, хәрәкәтне туктатып тору).
21-нче август 6:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Ш.Мәрҗани урамындагы участок ябылачак (Н.Назарбаев урамыннан Татарстан урамына кадәр, хәрәкәт тулысынча ябык).
22-нче август 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр М.Сәлимҗанов урамындагы юл ябылачак (Пушкин урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр, хәрәкәт тулысынча чикләнгән).
Триатлон буенча ярышлар кысаларында Kazan SwimRun сериясе узышы узачак. Ярышлар старты Кабан күле янында булачак.
Ярышларда илебезнең 50 шәһәреннән 800 кеше катнашачак. Профессиональ спортчылар һәм һәвәскәр спортчылар Кабан күленең ачык суы буйлап йөзәчәкләр, велосипедларда шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узачаклар һәм дистанцияне Кабан күле һәм Иске Татар бистәсе буйлап йөгерү этабы белән тәмамлыйлар. Триатлонда катнашу өчен аларга классик дистанцияләр – sprint һәм olympic ачык. Ике дистанциядә дә шәхси һәм команда зачетлары каралган.
SwimRun буенча ярышларда 3 һәм 6 км дистанцияләр булачак. Һәр километр – ул бер әйләнеш, ул 200 метр йөзеп һәм 800 метр йөгереп узуны күздә тота.
Ярышның үзенчәлеге шунда ки, йөгерү һәм йөзү этаплары арасында транзит зона юк, амуниция алмашы да юк – катнашучы бөтен дистанциягә алмашынмый торган экипировка комплектына ия булырга тиеш, дип хәбәр итә оештыручылар.