Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2024, 14:58

«Елмай» балалар паркында татар телендә «Әминә» укыту видеороликлары күрсәтеләчәк

Яшь тамашачыларны бу пәнҗешәмбедә көтәчәкләр

Пәнҗешәмбе көнне, 19 сентябрьдә, «Елмай» балалар паркында «Әминә» дип исемләнгән укыту видеороликлары күрсәтеләчәк.

Бу көнне яшь тамашачылар татар телендә яңа сүзтезмәләр өйрәнә һәм сүзлекләрен тулыландыра алачак. Балаларны сәхнә янында 17:00 дә көтәчәкләр, дип хәбәр ителә «Елмай» паркының telegram-каналында.

«Әминә» роликлары XX Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы кыска милли фильм» номинациясендә җиңү яулаган иде. Эшләрне ТР башкаласы мэриясе белән берлектә һәм аның заказы буенча «Татармультфильм» чыгара.

Проект ел башында старт алды. Беренче биш видеоязма мэриянең рәсми каналларында урнаштырылган. Мәсәлән, «Вконтакте» социаль челтәрендә чыгарылышларны 17,3 меңнән артык тапкыр караганнар. Видеоны укытучылар һәм тәрбиячеләр татар теленә кызыксыну уяту өчен кулланалар.

Исегезгә төшерәбез, республикада иң зур «Елмай» балалар паркы август ахырында Казансу яр буенда ачылды. Бу алыштыргысыз уен мәйданчыгы, яшел лабиринт, күзәтү һәм вакыйгалар зонасы. 3,4 га мәйданлы яңа җәмәгать мәйданы «УРАМ» экстрим-паркы һәм ТР Милли китапханәсе арасында урнашкан.

Булачак паркның исемен шәһәр халкы белән берлектә тавыш бирү ярдәмендә сайлаганнар. Аңа барлыгы ТР башкаласында яшәүче 6,3 меңнән артык кеше кушылган — аларның күбесе «Елмай» вариантын сайлаган. Финал исемлегендә «Су баласы»/«Дети воды», «Юл(а)», «Уен/Игра», «Айда парк»/«Ай-да парк!» бар иде.
Барлык яңалыклар