Якшәмбе, 8 сентябрьдә, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңаеннан бәйрәм чаралары тәмамланганнан соң, казанлылар өчен махсус җәмәгать транспорты биреләчәк.
Пассажирларны 20:30 дан түбәндәге урыннарда көтәчәкләр:
Кремль дамбасы юнәлешендә «Яшьләр үзәге» тукталышында (6, 22, 28а, 33, 35а, 47, 74, 89, 90 номерлы автобуслар);
Декабристлар урамы юнәлешендә «Энергетика университеты» тукталышында (6, 15, 22, 29, 35, 36, 45, 47, 60, 62, 72, 75, 89 номерлы автобуслар).
Көчәйтелгән режимда 22:00 дән 23:00 сәгатькә кадәр Декабристлар урамы буенча баручы 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 47, 74, 75, 89 номерлы автобус маршрутлары йөриячәк, шулай ук 1 нче троллейбус маршруты.
Метрополитен шулай ук көчәйтелгән режимда 19:00 дан 23:30 га кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Казанның транспорт буенча комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә «Казан» Гаилә үзәге янында
концерт узачак. Кергәндә «Гаилә белән сайлыйбыз» дип язылган беләзекне күрсәтергә кирәк булачак. Аны ТР башкаласында яшәүчеләргә тавыш бирүдән соң тапшырачаклар. Моннан тыш, беләзекләр буенча җәмәгать транспортында бушлай йөрү каралган.