В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль пунктлар йорт хайваннары хуҗаларын 27 һәм 28 сентябрь көннәрендә кабул итәчәк
Алдагы ял көннәрендә, ягъни 27 һәм 28 сентябрьдә Казан халкының йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясату мөмкинлеге булачак. Вакцина ясый торган мобиль пунктлар шәһәрнең дүрт бистәсендә эшләячәк.
27 сентябрь көнне йорт хайваннарына прививка Щербаково торак массивында Дачная урамындагы һәйкәл янында сәгать 9:00 дән алып 11:00 гә кадәр ясалачак. Крутушка бистәсендә пар казаннары бинасы янында ветеринарлар сәгать 09:00 дән алып 11:00 гә кадәр кизү торачак. Борисково бистәсендә вакцина Якты Юл урамындагы 4 номерлы йорт янында сәгать 10:00 дән 13:00 гә кадәр ясалачак.
Әмәт бистәсендә йорт хайваннары хуҗаларын 28 сентябрьдә сәгать 10:00 дән алып 13:00 гә кадәр Мотор урамы, 31а номерлы йорт янында көтәләр.
Котыру авыруына каршы бушлай прививка ясау белән бергә белгечләр йорт хайваннарын теркәп барачак һәм аларга чип беркетәчәкләр. Хайван тотучы хуҗаларга теркәлү тамгасы булган эт хуҗасы паспортын, салым түләүченең идентификация номеры язылган документны һәм ветеринария паспортын күрсәтергә кирәк.
Татарстан Республикасы башкаласының дәүләт ветеринария клиникалары көн саен, хәтта ял көннәрендә дә эшли. Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, тулырак мәгълүматны +7(843)295-08-49 телефон номеры аша белергә була.