В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу курорт шәһәрләренә бару өчен ихтыяҗ зур булу белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
Казаннан Анапага өстәмә 583 нче номерлы поездда 12 нче, 18 нче, 20 нче, 23 нче һәм 28 нче августта, шулай ук 2 нче, 7 нче, 12 нче сентябрьдә китәргә мөмкин булачак. ТР башкаласыннан курорт шәһәренә 11:26 сәгатьтә китәчәкләр, икенче көнгә 11:10 сәгатькә килеп җитәчәкләр.
Анападан Казанга 584 нче номерлы поездда 14 нче, 20 нче, 22 нче, 25 нче һәм 30 нчы августта, шулай ук 4 нче, 9 нчы, 14 нче сентябрьдә кайтып булачак. Поезд 15:05 сәгатьтә кузгалачак, ә Казанга икенче көнне 15:48 сәгатьтә киләчәк.
Казаннан Адлерга 20 нче, 22 нче, 24 нче, 26 нчы һәм 28 нче сентябрьдә 491 нче номерлы поезд өстәлә. 7:08 сәгатьтә юлга чыгачаклар, икенче көнгә 6:14 сәгатьтә килеп җитәчәкләр.
Адлердан Казанга кире рейслар 22 нче, 24 нче, 28 нче һәм 30 нчы сентябрьгә билгеләнгән. 492 нче номерлы поезд Адлердагы станциядән ТР башкаласына 8:59 сәгатьтә кузгалачак, икенче көнне 9:33 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Казан һәм Кисловодскины 25 нче августка планлаштырылган өстәмә рейс тоташтырачак. ТР башкаласыннан 587 нче номерлы поезд 17:03 сәгатьтә кузгалачак, курорт шәһәренә икенче көннең 13:28 сәгатендә килеп җитәчәк. Кисловодскидан Казанга 588 нче номерлы поезд 27 нче августта 22:01 сәгатьтә кузгалачак, Татарстан башкаласына икенче көнгә 19:12 сәгатьтә килеп җитәр дип көтелә.
Поездларга билетларны билет кассаларында, «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында һәм «Россия тимер юллары – пассажирларга» рәсми мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Поездлар хәрәкәте җәдвәле турында тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары» ААҖ клиентларына ярдәм итү үзәгендә +7(800)775-00-00 номеры буенча яки «Россия тимер юллары» ААҖ сайтындагы «Пассажирларга» бүлегендә белергә мөмкин, дип хәбәр итә Горький тимер юллары – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы матбугат хезмәте.