В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Яшь Гвардия» лагеренда дөньяның 13 иленнән килгән яшьләр өчен күңел ачу чаралары башланып китте
Бүген «Яшь Гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагеренда БРИКС Яшьләр фестивалендә катнашучылар өчен атналык күңел ачу чаралары башланып китте. Биредә әлегә Кытай, Индонезия, Төркия, Бразилия, Иран, Мисыр, шулай ук Россия шәһәрләреннән – Мәскәү, Екатеринбург, Краснодар, Донецк һәм Казан яшьләрен күрергә була.
Бразилиянең Сан-Паулу университеты студенты Катарина фестиваль турында беренче тәэсирләре белән уртаклашты: «Казан – бик чиста, матур һәм истәлекле урыннарга бай шәһәр. Бигрәк тә аның архитектурасы үзенчәлекле. Фестиваль – дөньяның төрле почмакларыннан җыелган сәләтле яшьтәшләребез белән очрашу чарасы һәм Бразилияне башка илләр алдында тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек. Халыкара вакыйга кысаларында һәр катнашучы бик күп тәҗрибә туплар дип ышанам. Слет тәмамланганнан соң да дәвам итәчәк яхшы дуслыкка өметләнәбез».
Фестиваль уңаеннан Казанга дөньяның 13 илендәге 35 муниципаль берәмлектән 14 яшьтән алып 17 яшькәчә сәләтле 150 егет һәм кыз килүе көтелә. Якын арада чарага Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Беларусия, Казахстан, Үзбәкстан вәкилләре кушылачак.
Бүген лагерь мәйданчыгында танышу максатыннан сюжетлы-динамик һәм команда уеннары уздырыла. Иртәгә яшьләр өчен «Казан тарихы» квест-уены һәм өстәл уеннары фестивале оештырылачак. Төшке аштан соң чара кунаклары «Ак Барс» (Казан) һәм «Авангард» (Омск) хоккей матчын караячак. БРИКС Яшьләр фестиваленең ачылыш тантанасы дүшәмбе көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була.
Атна дәвамында яшьләр башкаланың истәлекле урыннары – Казан Кирмәне, «УРАМ» экстрим-паркы һәм Казанның зооботаника бакчасы белән танышачак. Мәдәни программа кысаларында лагерьда фестиваль кунаклары өчен халыкара «БРИКСовидение» җыр бәйгесе, милли киемнәр тамашасы, мастер-класслар, өстәл уеннары фестивале һәм иҗади очрашулар каралган.
Моннан тыш, Казан Ратушасында узачак түгәрәк өстәл сәяси өлешнең үзәк вакыйгасы булачак. Казан федераль университеты базасында БРИКС+ илләре мәктәп укучыларының командалар һәм индивидуаль катнашучылар арасында математика һәм информатика буенча олимпиадалар узачак. Шулай ук «Дөнья дуслары» аллеясын булдыру күздә тотыла. Чарада яшьләр агачлар утыртачак. 107 нче номерлы гимназиядә БРИКС+ илләренең Яшьләр китапханәсен ачу да үзенчәлекле вакыйга булачак.
Фестиваль делегатлар һәм Казанның иң яхшы яшь иҗат коллективлары катнашында зур гала-концерт белән тәмамланачак.
Алдарак Казанга Брикс Яшьләр фестиваленең беренче катнашучылары килүе турында хәбәр ителгән иде. Узган көндә Татарстан башкаласы Кытайдан һәм Индонезиядән беренче 17 яшь кунакны каршы алды.