В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә хәрәкәт маршрутларын алдан ук планлаштырырга киңәш итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). Казанда Универсиада авылы янындагы транспорт боҗрасында юл хәрәкәтен оештыруда вакытлы үзгәрешләр бар. Бу Оренбург тракты участогындагы яңгыр сулары канализациясе челтәрләрендә ремонт-торгызу эшләре белән бәйле.
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, 1-нче декабрьгә кадәр транспорт хәрәкәте Оренбург тракты буенча 95-нче номерлы бина янында чикләнгән, анда студентлар поликлиникасы урнашкан. Хәрәкәт итү өчен боҗраның бер өлеше ябык – шәһәр үзәгеннән транспорт аэропорт ягына таба гына хәрәкәт итә алачак, Парин урамына таба хәрәкәт туктатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге.
Казан дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл билгеләре таләпләрен төгәл үтәргә һәм юл хәрәкәтен оештыруга кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, хәрәкәт итү маршрутын алдан планлаштырырга киңәш итә.
Шулай итеп, Парин, 1 нче Калининград, Камай урамнарына бару өчен 2 нче Тура, Карбышев урамнары аша файдаланырга мөмкин.
Парин, Дубравная, Камай, Сыртланова урамнары юнәлешендә хәрәкәт итү өчен Танк, Мәүлетов урамнары аша узарга кирәк.
Бертуган Батталовлар урамы юнәлешендә хәрәкәт итү һәм шәһәрдән чыгу өчен маршрутны Мәүлетов урамы, Җиңү проспекты, Оренбург тракты аша сайларга кирәк.
Рауис Гәрәев, Бертуган Батталовлар урамнары юнәлешендә хәрәкәт итү өчен Мәүлетов урамы, Җиңү проспекты, Оренбург юлы аша узарга мөмкин.
Бертуган Батталовлар урамына таба хәрәкәт итү – Оренбург тракты һәм Танк боҗрасы аша мөмкин.