В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 1-5 нче февральдә һәвәскәр командалар катнашында узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы гыйнвар). Татарстан башкаласында алкалы хоккей буенча «Кубок Дружбы – Дуслык» III бөтенроссия турниры узачак. Ярышлар 1-5 нче февральдә Казан, Санкт-Петербург, Саранск, Салават һәм Кузнецк шәһәрләреннән һәвәскәр хоккей командалары катнашында узачак.
Ярышларның тантаналы ачылышы 3 нче февральдә 15:30 сәгатьтә «Спорт сарае»нда планлаштырылган. Анда танылган хоккейчылар Алексей Морозов, Александр Якушев, Владимир Мышкин, Сергей Гимаев һәм башкалар катнашачак, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Турнирның төркем этабы матчлары «Спорт сарае»нда һәм «Баско» боз аренасында 3 нче һәм 4 нче февральдә узачак. Спорт сарае шулай ук финал бәйгесен һәм өченче урын өчен матчны кабул итәчәк. Хәлиткеч очрашулар 5 нче февральдә 10:00 һәм 11:50 сәгатьтә узачак. Бозга православие һәм мөселман руханилары вәкилләре, Татарстан, Башкортстан һәм Санкт-Петербург храмнары мәхәллә кешеләре, Россиянең төрле почмакларыннан килгән көч структуралары вәкилләре һәм һәвәскәр спортчылар чыгачак.
«Кубок Дружбы – Дуслык» кысаларында шулай ук «Алтын алка» (1 нче февральдә 14:00 сәгатьтә «Ак Барс Арена» бозында) балалар спорт турниры, «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә матчы (2 нче февральдә 18:00 сәгатьтә «Биектау» СК бозында) һәм хәрәкәт функцияләре бозылган балалар катнашында «Хоккей – һәркемгә» хәйрия матчы планлаштырыла.
Чарага теләге булган һәркем килә ала. Тамашачылар өчен шоу-программа, конкурслар һәм башка күңел ачулар әзерләнде.
Ярышлар Казан епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы буенча узачак. Ярышлар республикада тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, традицион диннәрне тотучы кешеләрне физкультура һәм спорт белән бергәләп шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.