Кичә Горький исемендәге паркта танылган татар башкаручысы Илһам Шакировка багышланган зур концерт булды.

12 меңнән артык тамашачы Юрий Федоров җитәкчелегендә Yummy Music Band авторлык эшкәртмәсендә татар музыкасы легендасының җырларын тыңлый алды.

Мәдәни вакыйга 50дән артык музыкантны берләштерде. Yummy Music Band беренче тапкыр киңәйтелгән симфоник составта чыгыш ясады. Ә музыкаль композицияләрне Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасихов, Илгиз Мөхетдинов, Руслан Закиров, Илгиз Шәйхразиев һәм Эльвира Мифтахова, шулай ук ТР халык артисты, Г.Тукай исемендәге лауреат премиясе Миләүшә Таминдарова башкарды.

Тамашачылар бу кичне Илһам Шакировның яңа аранжировкадагы 16 мәшһүр җырын, шул исәптән «Ай, былбылым», «Ак калфак», «Идел буе каеннары», «Сарман вальсы» һәм башка бик күп җырларын тыңладылар.

Диджей һәм битмейкер Malsi Music (Ислам Вәлиев) концерт башланыр алдыннан көйләр җыелмасын тәкъдим итте, аны булдыру өчен Илһам Шакиров җырларыннан сэмпллар кулланды.

«Концерт барлык буын тамашачыларын берләштерде, һәм янәдән Илһам Шакировның җырлары безнең канга сеңгәнлеген исбатлый. 12 меңнән артык кеше тере тавыш тыңларга килде, җырладылар, биеделәр һәм хәтта еладылар. Илһам Шакировка 90 яшь тулу елында татар музыкасы легендасы истәлегенә шундый масштабтагы концертны гамәлгә ашыра алуыбызга без бик шат. Проект командасы моны мираска зур рәхмәт белән эшләде. Безнең максат татар музыкасының башкача ничек яңгыравын күрсәтү иде: аның күпкә катлаулырак һәм зуррак була алуын, яңа, дөньякүләм дәрәҗәдә яңгыравын күрсәтү иде. Президентның мәдәни инициативалар фондына мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерәбез!» — диде Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең арт-директоры урынбасары, Илһам Шакировка трибьют кураторы Эмма Закирова.

Көзен трибьют нәтиҗәләре буенча проект командасы музыкаль альбом тәкъдим итәчәк, анда концертта яңгыраган җырлар керәчәк. Аны барлык стриминг музыка платформаларында да тыңларга мөмкин булачак. Моннан тыш, ел ахырына кадәр винил пластинкаларының чикләнгән коллекциясе чыгарылачак. Аларның саны нибары 100 данә тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, проект Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2025-09-06T12:11:09+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.