В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үсентеләр Волгоградның ботаника бакчасыннан махсус кайтартылган
Фото: Денис Гордийко
Акция кысаларында мәгариф учреждениеләре территорияләрендә урнашкан хәтер аллеяларында сиреньнең «Севастополь салюты» дип аталган сорты утыртылачак. Куаклар Волгоград ботаника бакчасыннан махсус кайтартылган.
Бүген лицей укучылары биш куак утырткан инде. Киләсе атнада аларга гимназия укучылары һәм «Росток» мәктәпкәчә учреждениесенә йөрүче балалар, аларның ата-аналары һәм тәрбиячеләр кушылачак. Казанда хәтер аллеяларында барлыгы тугыз куак барлыкка киләчәк.
1945 елның маенда Берлиннан өйләренә кайтучы совет солдатларын хуш исле сирень чәчәкләре белән каршы алганнар. Җиңү бәйрәмен һәм язны хәтерләткәнгә, акция вакытында нәкъ менә әлеге куаклар утыртыла, дип хәбәр итә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты матбугат хезмәте.