В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачылу тантанасында NILETTO, Ваня Дмитриенко, Диана Анкудинова чыгыш ясаячак
«Ак Барс Арена» стадионында Россия Федерациясе генераль прокуроры Кубогына IV Бөтенроссия җәядән ату ярышлары узачак. Чараның хедлайнерлары буларак Россия башкаручылары NILETTO, Ваня Дмитриенко һәм Диана Анкудинова чыгыш ясаячак.
Турнирны Россия генераль прокуроры Игорь Краснов ачып җибәрә. Россиянең төрле почмакларыннан килгән 600 дән артык егет һәм кыз ике яшь категориясендә берничә дисциплина буенча 50, 60 һәм 70 метр дистанциягә атуда ярышачак. Спортчылар шәхси ярышларда да, команда ярышларында да осталыкларын күрсәтәчәк.
Кунакларны интерактив зоналар һәм күңел ачу чаралары көтә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чарага килү өчен теркәлү мәҗбүри. Бу бушлай. Билетларны рәсми сайтта алырга була.
Алда хәбәр ителгәнчә, якшәмбе көнне Аккош күлендә Татарстан Республикасы триатлон федерациясе кубогына дуатлон ярышлары уза. Ярышлар йөгерү һәм велоузыш төрләре буенча оештырыла.