В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда ачык һавада спорт белән шөгыльләнүнең җәйге марафоны дәвам итә
Казанда бу атнада «Спорт өй янында» социаль проекты кысаларында бушлай тренировкалар узачак.
Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында теләге булганнарга йога, фитнес, төньяк юл йөрү, зумба буенча саф һавада күнегүләр оештырылачак, сулыш алу һәм сын өчен күнегүләр комплексы эшләнде.
Һәр тренировкага язылу башланырга 1-2 көн кала ачылачак. Гаризаны һәр юнәлеш буенча чатта калдырырга мөмкин. Дәресләргә теркәлү мәҗбүри.
«Спорт программасы – «Спортлы Казан» һәм Физик культура һәм спорт комитетының уртак хезмәте нәтиҗәсе. Проект ярдәмендә шәһәрнең һәр кешесе физик әзерлек дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә, профессиональ тренерлар җитәкчелегендә саф һавада яраткан спорт төрләре белән бушлай шөгыльләнергә мөмкинлек алды», – дип шәрехләделәр проектны оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, проектның яңа сезоны 2025 елның маенда старт алды. Шушы вакыт эчендә 45 шәһәр мәйданчыгында 9100 казанлы булды, йога, пилатес һәм башка спорт төрләре буенча 510 тренировка үткәрелде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, яхшы һава шартларында дәресләр сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.