В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультациягә алдан язылу өчен (843) 238-60-62, 238-18-41 телефон номерларына шалтыратырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). 21-нче мартта Татарстанда эшкуарлар өчен бердәм ачык ишекләр көне узачак. Аларны Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре консультацияли.
Ачык ишекләр көне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адресы буенча узачак. Консультациягә алдан язылу өчен (843) 238-60-62, 238-18-41 телефон номерларына шалтыратырга кирәк. Шалтыратулар 18-20 март көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка бүленү: 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) кабул ителә. Үзегезне кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.