В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аны 11 тапкыр дөнья чемпионы Максим Опалев үткәрәчәк
Бүген, 13 августта, Түбән Кабан акваториясендә шәһәр халкын каноэларда ишү буенча мастер-класска чакыралар. Дәресне 11 тапкыр дөнья чемпионы Максим Опалев үткәрәчәк.
2008 елгы Олимпия чемпионы һәм 11 тапкыр дөнья чемпионы җитәкчелегендәге мастер-класста теләсә нинди дәрәҗәдәге спортчылар ишкәк ишүдә үз осталыкларын яхшырта алачак һәм кыйммәтле киңәшләр алачак, дип хәбәр итә физик культура һәм спорт комитеты.
Теләге булган һәркем катнаша ала. Дәрес Ишкәкле спорт төрләре үзәге базасында узачак. Башлана – 16: 00 да.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Парк геройлары» проекты волонтерлары Кабан күле яр буенда өмәләр сериясен уздырачак. Бу дүртенче локация булачак, аны активистлар тәртипкә китерәчәк. Якындагы очрашулар 9, 16 һәм 23 августка планлаштырылган.