В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 413 сабый тууы теркәлде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Узган атнада, 9-15-нче декабрьдә, Казанның гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 413 бала тууы теркәлде: 203 малай һәм 210 кыз.
Иң яшь әнигә - 19, иң яшь әтигә 22 яшь. Иң өлкән әнигә - 43, иң өлкән әтигә 49 яшь. Туганда баланың минималь авырлыгы - 1050 грамм, ә максималь авырлыгы 5260 грамм тәшкил итте.
Бу атнада балалар исемнәре арасында иң популярлары түбәндәгеләр булды: Артем, Ясминә, Тимур, Марк, Константин, Мирон, Виктория, Артемий, Кәрим, Әминә. Ата-аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Ая, Эсмира, Герман, Әкрам, Ярослав, Ария, Алита, Аврора, Стефания, Платон, Нина, Савелий һәм Әсгать.
Шул ук вакыт аралыгында шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 197 пар үзләренең никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.