Иртәгә, 25 сентябрьдә, Казанның Серов урамындагы бульвардагы «СИБУР» экоүзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен очрашу булачак. Очрашуда Киров һәм Мәскәү районнарында уздырыла торган инклюзив чаралар турында фикер алышачаклар. Фикер алышуны «Игелекле Казан» АКБО оештыра.
Докладчылар гамәлгә ашырылган проектларга йомгак ясаячаклар, планнары белән уртаклашачаклар, шулай ук секцияләр, түгәрәкләр һәм дәресләрне тагын да файдалырак һәм нәтиҗәлерәк итү турында теләкләр ишетәчәкләр.
Кушылырга теләүчеләрнең барысын да 18:00 дә көтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, 30 августта Серов урамындагы бульварны төзекләндерүнең икенче этабы
тәмамланды . Биредә күлне экологик яктан тернәкләндерделәр, ә иҗтимагый киңлек үзе яңа күп функцияле мәйданчык – лекторий һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсуслаштырылган велосипедлар прокаты булган экокүшәк алган. Территорияне төзекләндерү «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында алып барыла.