Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2022, 10:03

Ренат Шәмсетдинов: «Хәзер без шәхси йортларны өлешләп төзегәндә яңа чынбарлык белән очрашабыз»

Башкарма комитетта узган түгәрәк өстәлдә банк һәм төзүчеләр вәкилләре белән законнардагы үзгәрешләр һәм торак базарындагы хәл турында сөйләштеләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Өлешләп төзү турындагы законның гамәлдә булуы хәзер күп фатирлы йортларга гына түгел, ә аз катлы торак комплекслардагы шәхси йортларга да кагыла. Казан Башкарма комитетында узган түгәрәк өстәлдә банк һәм төзүчеләр вәкилләре белән законнардагы үзгәрешләр һәм торак базарындагы хәл турында сөйләштеләр.

Шәхси торак төзелеше базарында эскроу счетларны кертү турындагы закон март аенда үз көченә керде. «Җиде елдан артык 214-ФЗ номерлы Федераль закон күп фатирлы торак йортларны төзүне генә җайга салды. Хәзер без шәхси йортлар төзегәндә яңа чынбарлыклар белән очрашабыз. Аларны бергәләп хәл итү өчен, түгәрәк өстәлгә Башкарма комитетның профильле структур бүлекчәләре җитәкчеләре, банклар һәм төзүчеләр вәкилләре чакырылды», – диде Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, очрашуны ачып.

Эскроу счетларны кертү шәхси торак базарының үтәкүренмәлелеген арттырачак, аны банклар өчен аңлаешлы һәм торак шартларын яхшыртырга теләп, йорт төзелешенә акча кертүче гаиләләргә куркынычсыз итәчәк. Өстәвенә, илдә шәхси торак төзелешенә ихтыяҗ күзәтелә. Шәхси торак төзелеше төзүчеләр берләшмәсе президенты Рамил Усманов сүзләренә караганда, Россиядә шәхси йорт төзелеше өлеше сатып алына торган торакның гомуми күләменнән 50% тәшкил итә. «Бу сан тагын да артыр дип көтелә. Татарстанда, мәсәлән, фатир бәяләре йорт бәясеннән шактый аерыла. Без, шул исәптән банклар ярдәмендә, шәхси йортларның үзкыйммәтен киметүгә юнәлеш алсак идек», – дип уртаклашты түгәрәк өстәлдә катнашучы.

Шәхси торак төзелешен финанслауның беренче тәҗрибәсе турында берничә банк вәкилләре сөйләде, дип хәбәр итте Торак сәясәте идарәсе матбугат хезмәте.

Эскроу счетлар механизмын кулланып шәхси торак төзелешен алып барырга карар иткән төзүчеләр торак комплексы территориясен планлаштыру һәм ызанлау проектларын рәсмиләштерү, төзелешкә рөхсәт алу буенча йөкләмәләрне үз өстенә алырга тиеш булачак. Казанның Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Хафизов шәхси торак төзелеше объектлары өчен рөхсәт документларын алуның гадиләштерелгән тәртибе каралмаган, дип ассызыклады. «Төзүче тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексының 51 нче маддәсенең 7 нче бүлеге нигезендә документлар комплекты бирелә. Шәхси торак төзелеше объектлары төзелешен планлаштыру очракларында, өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итеп, объектларны урнаштыру максатларында территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләү мәҗбүри булып тора. Казанның төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлек территориясеннән читтә урнашкан шәхси торак йортлар, мәдәни мирас объектларын саклау зоналары, шулай ук җир кишәрлекләре гомумшәһәр әһәмиятендәге урамнарга һәм гомуми файдаланудагы яр буйларына чыкмый торган шәхси торак йортлар өчен, архитектура-шәһәр төзелеше йөзен килештерү турында карар алу мәҗбүри түгел», – дип аңлатты ул.

Төзелеш тәмамланганнан соң төзүче объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу өчен шәһәр Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак.

Моннан тыш, үз көченә кергән закон аз катлы торак комплексларда гомуми милекне куллануны җайга сала. Шулай итеп, төзүче гомуми милекне халыкның гомуми өлешле милкенә яки түләүсез дәүләт яисә муниципаль милеккә тапшырырга тиеш булачак. Әлеге торак комплексына хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы гомуми милек дип танылачак.

Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы бу гражданнарның өлешләп катнашу килешүләре буенча акчаларын җәлеп итеп, шәхси торак йортлар төзү мәсьәләләре буенча соңгы очрашу түгел, дип ышандырды. Төзүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны ugpdolevka@mail.ru почтасына җибәрә ала.

Видеорепортаж
28.04.2022 09:55
Казан Башкарма комитетында узган түгәрәк өстәлдә шәхси йортларны өлешләп төзү турында фикер алыштылар
Барлык яңалыклар