В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турындагы мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча белеп була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 23-нче апрельдә бер көнгә Казан – Кизнер һәм Албаба – Казан маршрутлары буенча хәрәкәт итә торган шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрә.
6924-нче номерлы Казан – Кизнер поезды Татарстан башкаласыннан 4.49 сәгатьтә юлга чыгачак, «Кизнер» станциясенә килү 9.20 сәгатькә планлаштырыла.
6364-нче номерлы Албаба – Казан поезды «Албаба» станциясеннән 10.02 сәгатьтә кузгалачак, «Казан» станциясенә 11.57 сәгатьтә килеп җитәр дип көтелә.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турындагы мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, сайттан, шулай ук «Пригород» мобиль кушымтасыннан алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.