В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр 13 нче сентябрьдән кертелә
Татарстан башкаласында 13 нче сентябрьдән «IKEA кибете» тукталышының исеме «Мега сәүдә үзәге» дип үзгәртеләчәк. Шунлыктан 31 нче номерлы автобус маршрутының атамасы «Мега сәүдә үзәге – Иске Победилово торак массивы»на үзгәртелә.
89 нчы номерлы автобус маршрутына да өстәмә «Мега сәүдә үзәге» тукталышы кертелә, дип хәбәр итә Казанның транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 1 нче ноябрьгә кадәр шәһәр халкына сезонлы бакчачылык маршрутлары хезмәт күрсәтә. Пассажирлар түбәндәге автобус маршрутларында: 39с номерлы, 41с номерлы, 92с номерлы, 101с номерлы, 109с номерлы, 111с номерлы автобусларда үзләренә кирәкле урынга барып җитә алалар.