В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашуны Татарстан Милли китапханәсендә музыкант Әлфис Гәрәев үткәрә
Денис Гордийко фотосы
Чарада казанлыларга мари халкының музыка мәдәнияте тәкъдим ителә: кунаклар китапханә фондында саклана торган, Андрей Эшпай көйләре язылган пластинкаларны тыңлый һәм аның иҗаты турында фикер алыша ала, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Андрей Эшпай – мари композиторы, барыбызга да яхшы таныш «А снег идет» җырының көй авторы. Ул илдә беренчеләрдән булып симфония һәм эстрада музыкасына джаз ритмнарын кертә башлаган иҗат әһеле. Композитор – шулай ук симфоник оркестрда катнаша торган һәр уен коралы өчен инструменталь концертлар язган дөньядагы беренче сәнгать эшлеклесе.
Музыкант һәм композитор Әлфис Гәрәев мари халкының музыка мәдәнияте белән якыннан танышырга ярдәм итәчәк. Кунаклар әңгәмәдә катнашып, сораулар биреп, артист тормышына бәйле вакыйгалар, аның иҗаты, гаиләсе белән танышып, тормышта үз юлыңны табу турында да фикер алышачак. Кичә азагында Әлфис Гәрәев тамашачылар өчен мари телендә берничә җыр башкара, ди оештыручылар.
Мари мәдәниятен сөючеләрне 16:00 сәгатьтә көтәләр. Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә киңәш ителә.