Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал
17 октябрьдә Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә
Киләсе тәүлектә Татарстан башкаласында юеш кар көтелә, аерым районнарында яңгырлар ява. Урыны белән синоптиклар томан фаразлый. Җил көньяк-көнчыгыштан 2—7 м/с тизлек белән төньяк-көнчыгышка күчәчәк. Төнлә минималь температура +1 дән +3 градуска кадәр булачак. Көндез 6 градуска кадәр җылытачак.

Татарстанда 17 октябрьдә төнлә һәм иртән томан көтелә. Юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал. Төнлә минималь температура +3 тән -2 градуска кадәр булачак.

Җомга һәм шимбә көннәрендә республика көнбатыш каршы циклоны йогынтысында булачак, атмосфера басымы үсәчәк, шуның хисабына явым-төшемнәр тукталачак. Ял көннәрендә синоптиклар төнлә 0—5 градус салкын, ә көндез 0 градустан..+9 градуска кадәр вәгъдә итә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

2024-10-16T17:52:46+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.