В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәт хакы тәкъдимнәре – 80 мең сумнан 150 мең сумга кадәр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар). Казанда айның иң югары түләнә торган биш вакансиясе аталды. Хезмәт хаклары – 80 меңнән 150 мең сумга кадәр.
Мәктәп директоры вазифасы рейтингның лидеры булып тора. Уку йорты идарәчесенә 120-150 мең сум түләргә әзерләр. Җыючы-клепальщикка 100 мең сум тәкъдим ителә. Өченче урында маркетолог вакансиясе – 90 мең сум.
Гомуми табиблык практикасы бүлеге мөдирләре 80 мең сумнан ала ала. Шул ук күләмдә төбәк сатуларының әйдәп баручы менеджерлары эшли – мондый вазифа бишенче урында урнашкан.
Россиянең иң эре шәһәрләрендә – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта һәм башкаларда барлыгы 170 мең вакансия анализланган. Лидерлар арасында ретейл һәм күпләп сату өлкәсе, төзелеш, җитештерү һ.б. белән бәйле һөнәрләр бар, дип хәбәр итә SuperJob сервисы.