Киләсе атнада, 9 һәм 11 сентябрьдә, казанлылар «МХО сугышчыларына мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бир» акциясенә кушыла алачак. Бер ел эчендә битараф булмаган гражданнар 2054 берәмлек корал тапшырган.
Кабул итүләрне Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең Казандагы Лицензия-рөхсәт эше бүлегендә (Лазарев ур., 16) үткәрәчәкләр. Гражданнар 9:00 дан 12:00 гә кадәр яки 14:00 тән 17:00 гә кадәр үз мылтыклары һәм сугыш кирәк-яраклары (алар булган очракта), паспорт һәм коралга рөхсәт белән килергә мөмкин.
Акциядә катнашучыларга иганә шартнамәсен һәм кабул итү-тапшыру актын тутырырга кирәк – бу документлар нигезендә корал исәптән алыначак. Коралны МХОда катнашучы билгеле бер кешегә яки билгеле бер частька тапшырырга мөмкин.
Акцияне узган елның августында «Za мирное небо» хәйрия фонды һәм Росгвардия башлап җибәрде. Махсус операция зонасындагы мылтык пилотсыз очучы аппарат белән көрәшү өчен яхшы чара булып санала.
Барлык сорауларны халык +7(800)10-16-160 телефоны аша ачыкларга мөмкин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, узган айда «ZA мирное небо» хәйрия фонды махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясе белән ике фура
җибәргән иде . Транспортны Казан мэриясе һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе биргән.