В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Озак эшләү дәверендә 26 насосның 19 ы сафтан чыккан, шулай ук барлык яктырткычлар да тузган.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
Йөзә торган музыкаль фонтан 2007 елда төзелгән. 15 ел эшләү дәверендә 26 насосның 19 ы сафтан чыккан, шуларның 2 се үзәк агым эше өчен җаваплы булган. Фонтан 18 су чәчрәткеч белән эшләгән. Барлык 42 яктырткыч шулай ук тузган.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтендә аңлатып үтүләренчә, соңгы елларда фонтан эшен карап тоту проблемалы булган. Насосларның оптималь хезмәт итү вакыты биш ел, кайберләре алыштырылган, ләкин алар да үз срокларын үткән. Фонтан конструкциясе берничә тапкыр яңартылган, буялган һәм ремонтланган, ләкин суда озак булу сәбәпле, тышкы ягы да нык таушалган.