Татарстанда кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт җәдвалы үзгәрде. Бу Бөреле-Коркачык аралыгында ремонт эшләре белән бәйле.
6410 нчы һәм 6925 нче номерлы Казан – Арча һәм Кизнер – Казан поездлары хәрәкәте җәдвалы 12, 16, 19, 23, 26, 30 июльләрдә үзгәрәчәк. Гамәлдәге график белән аерма 2 минуттан 1 сәгатькә кадәр тәшкил итәчәк.
Шундый ук үзгәрешләр белән 10, 13, 17, 20, 24, 27, 31 июльдә 6924 (Казан – Кизнер), 6402 (Казан – Бөреле), 6405 (Арча – Казан), 6421 (Сосновка – Казан), 6423 (Кизнер-Казан) поездлары йөриячәк. Шул ук көннәрдә 6403 нче Арча – Казан поезды Бөреле – Казан поезды белән йөриячәк. Станциядән поезд 06:01 дә китәчәк һәм Татарстан башкаласына 07:24 тә килеп җитәчәк.
Шәһәр яны составларының юнәлеше җәдвалындагы барлык үзгәрешләр буенча тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында,
сайтта яки +7(937)625-04-33 телефоны аша алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Содружество» ширкәте матбугат хезмәтендә.