В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Даими 7 комиссия расланды
Бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясендә Казан шәһәре Думасының даими комиссияләре, аларның составы һәм рәисләре расланды.
Бүгенге сессиядә бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салым һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе итеп Григорий Шалыманов, социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия рәисе итеп Айдар Габделхаков, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия рәисе итеп Радик Сәлимгәрәев, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе итеп Юрий Казаков, шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе итеп Рөстәм Хайруллин, законлылык, хокук тәртибе мәсьәләләре һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия рәисе итеп Рөстәм Рамазанов, яшьләр эшләре, физик тәрбия һәм спорт буенча даими комиссия рәисе итеп Юрий Суворов сайланды.