Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2025, 16:46

Казанда Synesthesia Lab заманча музыка фестивале кысаларында София Гобәйдуллинага багышлау кичәсе узачак

Халыкара чара шәһәрнең 10 мәйданчыгында оештырыла

30 сентябрь көнне Татарстан башкаласында III Халыкара Synesthesia Lab заманча музыка фестивале һәм лабораториясе башланып китә. Шәһәрнең төрледән-төрле 10 мәйданчыгында мультимедиалы перфоманслар тәкъдим ителәчәк, чит ил һәм Россия композиторлары лекцияләр, мастер-класслар оештырачак, шулай ук электр музыка уен кораллары концерты булачак. Кинолар күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестивальнең ачылу тантанасы «Черек күл» паркында була. Биредә «Мистерия» электр музыка уен кораллары концерты көтелә. Шәһәр халкы шулай ук «Neon Nature» интерактив тавыш инсталляциясе белән танышачак.

Ачык һавада проект өчен махсус зур теплица рәвешендә декорацияләр ясалачак, үзәктә исә үсеп утыра торган чын агач булачак. Концерт барышында ул уен коралына әйләнеп, аrt&science технологияләре ярдәмендә, тамашачы, үз аяк астында агач белән туфракның яңгырашын ишетәчәк, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар. Чара бушлай уздырыла.

XX-XXI гасырларның бөек татар композиторы София Гобәйдуллина мирасына багышланган беренче монографик программа фестивальнең төп вакыйгасы булачак. Истәлекле концерт 2 октябрьдә Казан Ратушасында уза. Чарада катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.

Фестиваль кысаларындагы чаралар шулай ук Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә, П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгендә, «Московский» концертлар залында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Татарстан Милли китапханәсендә һәм WERK музыка арт-киңлегендә уздырыла.

Фестивальнең тулы расписаниесе һәм чараларга язылу мөмкинлеге әлеге сылтама аша рәсми сайтта күрсәтелә.

Барлык яңалыклар