В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
Быел бәйрәм шимбәгә туры килде. Шуңа күрә ял көне 6 нчы ноябрьгә күчерелә. Шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә, бу көнне муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә алардан бушлай файдаланырга мөмкин.
М.Вахитов урамындагы «тоткарлаучы» паркинг һәм «Авиатөзелеш» метро станциясе янындагы җир асты парковкасы гадәти режимда эшләячәк, дип хәбәр итә ТР башкаласының Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда муниципаль парковкалардан файдаланучылар саны 100,5 мең автомобильчегә арткан. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.