В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр мэриясе «Казанның эш бирүчеләре: яшьләр сайлавы» конкурсын башлап җибәрде
Казанда, Яшьләр көне алдыннан, «Казанның эш бирүчеләре: яшьләр сайлавы» конкурсы старт ала. Аның максаты – яшь белгечләрне аеруча җәлеп итә торган компанияләрне һәм оешмаларны билгеләү, шулай ук үз HR-брендын актив үстерүче предприятиеләргә ярдәм итү. Инициатива Казан Мэриясе тарафыннан hh.ru эш эзләү буенча әйдәп бара торган онлайн платформа белән стратегик партнерлык кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова сөйләде.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин ассызыклаганча, хәзер күп кенә оешмалар яшь кадрлар өчен көрәшә. «Әлеге конкурс белән без предприятиеләргә үзләрен күрсәтергә һәм яшьләрне ничек һәм нәрсә белән җәлеп итүләре турында сөйләргә ярдәм итәбез. Ә югары хезмәт хакыннан тыш җәлеп итү формалары күп. Конкурс «Казан – иң яхшы эш бирүчеләр шәһәре» шәһәр проекты кысаларындагы эшебезнең дәвамы булып тора һәм бүген, үзебезнең hr-процессларның кадрлар трансформациясе белән генә чикләнмичә, без моңа төрле өлкәләрдән мөмкин кадәр күбрәк шәһәр эш бирүчеләрен җәлеп итәбез», – дип билгеләде ул.
Ирина Бочкова сүзләренчә, квалификацияле кадрлар өчен көрәш кискенләшә барган заманча хезмәт базарында Казан предприятиеләре яшьләр белән эшләүнең мөһимлеген бигрәк тә бәяли. Студентлар һәм чыгарылыш укучылары, үз чиратында, ешрак эш кенә түгел, ә уку өчен мөмкинлекләр, карьера үсеше һәм уңайлы корпоратив мәдәният эзлиләр. «Яшьләр сайлавы» конкурсы бу ихтыяҗлар арасында күпер булачак.
«Компанияләр өчен бу конкурс – үзләрен яшь белгечләр белән кызыксынган эш бирүче буларак таныту, Казан яшьләренең популярлыгын һәм ихтыяҗын бәяләү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләде Ирина Бочкова.
Проектта катнашуга, милек формасына карамастан, барлык шәһәр предприятиеләре чакырыла. Яшьләр өчен иң яхшы эш бирүчеләр штатның зурлыгына карап өч категориядә билгеләнәчәк: 100 хезмәткәргә кадәр, 101 дән 500 хезмәткәргә кадәр, 501 дән күбрәк хезмәткәр.
Конкурс өч этапта узачак. Гаризалар 26 майда кабул ителә башлый һәм 4 июньгә кадәр дәвам итә. Катнашучы компанияләр kakdela.hh.ru онлайн мәйданчыгында анкета тутырып, үзләре турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш. Платформага шулай ук kzn.ru рәсми сайтыннан күчү мөмкинлеге бар. Бу этапта HR-хезмәтләрнең эш сыйфаты, яшьләр белән хезмәттәшлек дәрәҗәсе: стажировка программалары, карьера треклары, менторлык системалары һәм мөмкин булган эш форматлары бәяләнәчәк. Алынган мәгълүматлар конкурста катнашучы компанияне тавыш бирүгә кертү критериеның нигезен тәшкил итәчәк. Конкурс методологиясе турында тулырак монда укырга мөмкин.
Халык тавыш бирү этабы 6 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк, анда үз сайлауларын ясарга тиешле яшь казанлылар катнашачак. Ачык тавыш бирү кысаларында яшь белгечләр иң танылган һәм җәлеп итә торган компанияләрне һөнәри эшчәнлек һәм амбицияләрне гамәлгә ашыру урыны итеп билгеләячәкләр.