Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2021, 14:59

Юеш кар, яңгыр һәм бозлавык: Казанда һава шартларының начарлануы фаразлана

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан һәм аның башкаласы халкын киләсе ял көннәрендә һава шартларының начараюы турында кисәтә. 4-нче декабрьдә республикада көчле җил көтелә, урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк, күз күреме начарлану белән буран, юеш кар, яңгыр, томан, юлларда көчле бозлавык.

Алдагы төндә Казанда һава температурасы -1...+1 градус, иртәгә көндез +2...+4 градус тәшкил итәчәк. Татарстанда 4-нче декабрьгә каршы төндә һава температурасы -3...+2 градус, көндез 0-4 градус булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Якшәмбе, 5-нче декабрьдә, республикада төнлә аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, аерым районнарда буран көтелә. Көндез явым-төшемсез булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, төнлә урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәючән. Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез һаваның максималь температурасы -1-дән - 6 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиеш дип искәртә. Каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә, ә кече яшьтәге пассажирларны җиңел машинада бары тик 12 яшькә кадәр алгы утыргычта, 7 яшькә кадәр арткы утыргычта йөртергә мөмкинлек бирә торган балалар өчен каралган махсус креслолар кулланып кына ташу зарур.

Җәяүлеләр юл аша, хәрәкәтнең куркынычсызлыгына инанганнан соң, бары тик җәяүлеләр юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки начар күренүчәнлек шартларында үзең белән яктылык кайтаручы элементлары булган предметлар булырга тиеш.

Барлык яңалыклар