Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2020, 10:18

Татарстан КФҮ 13 сентябрьдә булу урынында тавыш бирү өчен гаризалар кабул итә башлады

«Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирүгә гаризаны 8-нче сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Татарстан КФҮ 13-нче сентябрьдә булган урында тавыш бирү өчен гаризалар кабул итә башлады. Республика халкы төбәк чикләрендә дә, Мәскәүдә дә ТР Президенты кандидатурасын яклап тавыш бирә алачак. КФҮ аша «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирүгә гаризаны 8-нче сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

Сайлауларда катнашу өчен өзелмә талонны Татарстанда барлык 59 «Минем документлар» офисында да алырга мөмкин. Моннан тыш, республиканың күп функцияле үзәкләре төбәктән читтә урнашкан урын буенча участокны сайлау турында гаризалар кабул итә. Әмма бу 30 Мәскәү цифрлы сайлау участогының берсен сайлаганнарга гына кагыла.

Яшәү урыны буенча теркәлмәгән урынны сайлау кирәк булганнар өчен КФҮтә хезмәт күрсәтү паспорт буенча өстенлекле тәртиптә күрсәтелә. Паспорт алыштыру өчен тапшырылган икән, вакытлыча бирелгән шәхес таныклыгын күрсәтергә кирәк. «Минем документлар» офислары белгечләре гаризаларны тутырырга, шулай ук гражданнар урнашкан урынга якын участокларның адресларын табарга ярдәм итәчәк. Хәер, татарстанлылар моны РФ һәм ТР үзәк сайлау комиссияләре сайтларында «Үзеңнең сайлау участогыңны тап» сервисларыннан файдаланып, мөстәкыйль рәвештә дә эшли ала.

Булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны гражданнар бер генә тапкыр бирергә хокуклы, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр рәсми интернет-порталында. КФҮтән тыш моны шулай ук территориаль сайлау комиссияләрендә һәм РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша да эшләп була. Участок сайлау комиссияләре 2-нче сентябрьдән гаризалар кабул итә башлаячак.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 11, 12, 13-нче сентябрь көннәрендә узачак. Тавыш бирүнең бердәм көне статусы 13-нче сентябрьгә беркетелгән. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе бара: ТР Президентын сайлаулар, Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлаулар, Алабуга сайлау округында өстәмә сайлаулар һәм муниципалитетларга депутатлар сайлау: шәһәр һәм район (шул исәптән дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлау).

«Мобиль сайлаучы» технологиясе муниципаль сайлауларда кулланылмаячак. Җирле депутатларны бары тик үз сайлау округы чикләрендә булганда гына сайларга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, сервис теркәлү урыны буенча түгел, ә урнашу урыны буенча сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә.

Барлык яңалыклар