В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасының халык артисты бакыйлыкка күчте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Казан Мэриясе опера, камера җырчысы, педагог, Татарстан Республикасының халык артисты Рафаэль Сәхәбиевнең вафатына бәйле рәвештә туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Сәхәбиев Рафаэль Әхәт улы - ТАССРның халык артисты (1987). Рафаэль Әхәт улы 1951 елның 8-нче июлендә ТР Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында туа. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының опера труппасына кабул ителә. Биредә ул үзенең талантын ача һәм хаклы рәвештә танылган опера җырчысы данын яулый. 1997 елдан ул шулай ук Казан консерваториясенең опера классында эшли, ә 2001 елда доцент була.