В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр техник сәбәпләр аркасында кертелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
6355 нче номерлы Казан – Зөя поезды ТР башкаласыннан Яшел Үзән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк. Казаннан 10:27 дә кузгалачак, Яшел Үзәнгә 11:30 да килеп җитәчәк.
6356 нчы номерлы Зөя – Казан поезды Яшел Үзән станциясеннән хәрәкәт итә башлаячак. Электричка12:44 сәгатьтә китә һәм республика башкаласына 13:48 сәгатьтә килеп җитәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә) телефоны буенча, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук касса һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында танышырга мөмкин.