В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына тәүлек буе медицина психологлары, табиб-психотерапевтлар һәм табиб-психиатрлар ярдәм күрсәтә
Казанда, В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе бүлеге тарафыннан авыр хәлдә калган һәм кризис ситуацияләрендә булган шәһәр халкына тәүлек буе психологик консультация үткәрелә. Ярдәм психиатрия белгечләренең киң спектры тарафыннан күрсәтелә. Аларга килеп, телефон аша һәм онлайн мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ярдәм сорап тәүлек буе «Өмет линиясе» ышаныч телефоны аша +7(843)222-00-24 һәм рәсми сайтның онлайн-чатында, шулай ук көндез Себер тракты, 14 адресы буенча белгечләрнең амбулатор кабул итүендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, авыр хәлдә калганда, ярдәм сорап балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны +7(800)2000-122 аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.