В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада - концертлар, мастер-класслар, конкурслар, призлар һәм башкалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). 23-нче майда казанлылар традицион рус халык бәйрәме «Каравон»га кушыла алачак, ул быел эпидемиологик вәзгыять аркасында онлайн-режимда уза. Программада - концертлар, мастер-класслар, конкурслар, призлар һәм башкалар.
Бәйрәм марафоны 11.00 сәгатьтә концерт белән башланачак. 12.00 сәгатьтә «Каравон» рус халык бәйрәме тарихына һәм традицияләренә багышланган программа старт ала, трансляция ТНВ телеканалында узачак.
13.00-дән 15.00-гә кадәр катнашучылар өчен рус мәдәниятенең яшьләр интерактив фестивале үткәреләчәк, онлайн-трансляция «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе мәйданчыгында оештырылачак. Программада - «Бизәнү әйберләре», «Бисердан үрү», «Саклагыч-курчаклар» мастер-класслары, иҗади коллективлар чыгышлары, конкурслар һәм башкалар.
Яшьләр фестивале 19.00-дән 21.00-гә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар Татарстанның традицион рус көйләрен башкаручы популяр фолк-төркемнәр, артистлар һәм яшьләр коллективларының чыгышларын күрәчәк, шул исәптән заманча эшкәртүдә дә чыгышлар булачак. Фестивальдә катнашучылар арасында «Аванград» халык уен кораллары ансамбле, «Канарейка» яшьләр җыр ансамбле, «Зарница», «Хмельная Ворга» фолк-төркеме һәм башкалар бар, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Бәйрәмгә онлайн режимда социаль челтәрләрдә кушылырга мөмкин булачак.