В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Торак комплексның иҗтимагый киңлекләрен яңа исемгә бәйле рәвештә стильләштерергә җыеналар.
Фото: Денис Гордийко
Сораштыру «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Дәүләт торак фонды битендә үткәрелә. Яңа торак комплекска түбәндәге исемнәрнең берсе биреләчәк: «Семейный», «Новая волна», «Океан», «Мәхәббәт» яки «Ак барс». Тавыш бирү 13 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе.
Торак комплексның иҗтимагый киңлекләрен сайланган исемгә яраштырып стильләштерү күздә тотыла. Кварталда төрле катлы 16 йорт төзелә, анда ишегаллары машинасыз булачак, шулай ук заманча уен комплекслары урнаштырылачак.