В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларның барысы да Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уздырыла
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Казан халкын бай эчтәлекле әдәби һәм агарту-белем бирү чараларына чакыра. Атна дәвамында китапханәдә лекцияләр, китапларны тәкъдир итү кичәләре, аралашу һәм китап клублары, шулай ук танылган сәнгать әһелләре һәм фән эшлеклеләре белән иҗади очрашулар оештырылачак. Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
23 сентябрьдә сәгать 18:00 дә физика-математика фәннәре докторы, Казан федераль университетының «Рентген нурланышының космик чыганаклары» фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Илһам Галиуллин «Рентген нурланышының космик чыганаклары: икеле йолдызлар системасы» темасына лекция укыячак. Чарада ул йолдызлар системасындагы катлаулы процесслар һәм аларны ачыклау юллары турында сөйләячәк. Катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.
Сәгать 19:00 дә татар телен өйрәнүчеләр клубы эшли башлый.
Татар әдәбиятын сөючеләрне исә 24 сентябрь көнне сәгать 19:00 дә «Аваз» әкрен китап уку клубында көтәләр. Кичәдә катнашучылар филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт энергетика университетының өлкән укытучысы Әдилә Хаялиева белән бергә Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» әсәре турында фикер алышачак.
25 сентябрь көне кино белән бәйле чараларга бай булачак. Кино тәнкыйтьчесе Кирилл Артамонов сәгать 18:00 дә «Чарли Чаплин. Моңсу күзле комедия остасы» темасына багышланган лекция укыячак. Ул кунакларны легендар артистның иҗат юлы, аның режиссура өлкәсендәге үзенчәлекләре, фильмнардагы геосәяси хәлне аңлавы һәм дөнья кинематографына ни дәрәҗәдә йогынты ясавы белән таныштырачак. Кунакларны 17:30 сәгатьтә конференцияләр залында көтәләр. Сәгать 18:30 да күргәзмәләр залында Татарстан Республикасының атказанган артисты Алексей Захаров белән иҗади очрашу оештырыла. Кунаклар аның иҗади уңышлары, яраткан әдәби әсәрләре хакында беләчәк.
Матур гадәт буенча, 26 сентябрьдә сәгать 15:00 дә китапханә кунаклары әдәби диктант язачак. Катнашучыларга классик һәм заманча рус әдәбияты буенча 20 тест соравына җавап бирергә туры киләчәк. Җиңүчеләр исә дипломнар белән бүләкләнә. Җомга көне сәгать 16:00 дә Рөстәм Абязов катнашындагы «Атнага бер пластинка» очрашуы белән тәмамланачак. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов үзенең яраткан пластинкасы – Давид Тухмановның «По волне моей памяти» альбомы белән бәйле истәлекләр хакында сөйләячәк. Чара кунакларын музыка залында көтәләр.
27 сентябрь көнне сәгать 14:00 дә «Китаплар хакында сөйләшик» китап клубы үз эшен башлап җибәрә, ә аннары 15:00 сәгатьтә Наилә Яхинаның «Кабатланмас моңнар» китабын тәкъдир итү кичәсе була. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, композитор һәм журналист Наилә Яхина үзенең күпьеллык хезмәтен тәкъдим итәчәк. Әлеге җыентыкта 53 сәнгать эшлеклесе, композиторлар, җырчылар һәм шагыйрьләр хакында мәгълүмат тупланган.
28 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә казанлыларны Олеся Феоктистованың мавыктыргыч «Зилантлар шәһәре» китабын тәкъдир итү чарасында көтеп калалар.