Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2025, 15:35

Казанлыларны Бөтенроссия IV күләмле модельләр күргәзмәсенә чакыралар

Экспозициядә илнең 22 шәһәре катнаша

27 нче сентябрьдә «Әкият» балалар үзәгендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итүгә багышланган IV Бөтенроссия масштаблы модельләр күргәзмәсе уза. Күргәзмәгә Россиянең 22 шәһәреннән 200 дән артык экспонат куелачак. Алар арасында хәрби-тарихи миниатюраларны, шулай ук бронетехника, авиация һәм флотка кагылышлы эшләрне күреп булачак.

Күргәзмәдә 52 бала (6 яшьтән алып 12 яшькә кадәр), 75 яшүсмер (13 яшьтән алып 17 яшькә кадәр) һәм 114 олы кеше (18 яшьтән) катнаша, алар 40 номинация буенча көч сынашачак. Сәламәтлеге чикле балалар тәкъдим иткән модельләргә аерым игътибар итәчәкләр. Чарада катнашучыларның эшенә профессиональ «Казан модельчеләре» командасы вәкилләре бәя бирәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә Казан, Мәскәү, Самара, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Кунгур, Уфа һәм башка бик күп шәһәрләрдән килгән осталарның эшен күреп булачак.

Чара кысаларында балаларны техниканың, миниатюралар һәм диорамаларның зур модельләрен булдыру дәресләренә яздыру каралган.

Күргәзмәне ачу тантанасы сәгать 10:00 га билгеләнгән.

Тулырак мәгълүматны +7(917)264-64-34 телефон номеры аша белергә була.

Барлык яңалыклар