Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2023, 12:06

Казан медикларына М-14 микрорайонындагы йорттан фатир ачкычлары тапшырылды

Тантанада РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы, ТР Рәисе һәм шәһәр Мэры катнашты

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Казанның М-14 микрорайонында социаль ипотека программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йортта кешеләр яши башлады. 30 яңа фатир ачкычы медицина хезмәткәрләренә тапшырылды. Тантанада РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин катнашты.

Йорт Алексей Казем-Бек урамы, 6 адресы буенча урнашкан. Аны социаль ипотека программасы буенча Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзегәннәр. Барлык фатирлар да эчке яктан ремонт ясалып тапшырыла, биналар сантехника, электр плитәләре, хәбәр бирүче төтен датчиклары, су һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматны читтән торып укый торган автомат система белән җиһазландырылган.

ТР Рәисе шәһәр халкын яңа фатирларга күчүләре белән котлады. Аның сүзләренчә, әлеге микрорайонда уңайлы яшәү өчен кирәкле шартлар каралган. «Бу мәйданчык безнең медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Географик, экологик һәм башка барлык параметрлар буенча бу зона яшәү өчен бик уңайлы», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, республикада медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту дәвам итәчәк, дип өстәде.

Михаил Мурашко билгеләп үткәнчә, Татарстанда медицина өлкәсендә кадрлар потенциалына ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла. «Республика яшь белгечләрне кайгырта һәм җәлеп итү өчен шартлар тудыра, шул исәптән торак мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Медикларны монда хөрмәт итүләре һәм хәлләренә керүләре миңа бик ошый», - диде ул.

Тантанада катнашучылар шулай ук Малыхиннар гаиләсенең яңа фатирын карадылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Быелның гыйнвар һәм март айларында М-14 микрорайонында табибларга ике 255 фатирга исәпләнгән йортта социаль ипотека буенча торактан ачкычлар тапшырылды. Дәүләт торак фондының 2023 елга инвестицион планы республика шәһәрләрендә һәм районнарында 160,6 мең кв.м 2885 фатир төзүне күздә тота.

Фоторепортаж
Казан табибларына М-14 микрорайонындагы йортлардан фатир ачкычлары тапшырылды
Барлык яңалыклар